Мәҗит Хаҗип улы Салихов Яңа 2021 ел белән котлый!

2020 елның 29 декабре, сишәмбе

Хөрмәтле хезмәттәшләр!

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ һәм шәхсән үз исемемнән сезне якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм! Һәрберебез бу бәйрәмне шатланып көтә. Аның белән иң якты һәм изге хисләрне, киләчәккә өмет-планнарны бәйли, үтеп киткән елга йомгак ясый.

ТАССР ның 100 еллык һәм Бөек Җиңүнең 75 еллык юбилей елында безнең республикада төзелеш өлкәсендә 50 программа, шул исәптән 11 милли проект уңышлы итеп тормышка ашырылды. 2020 елда Татарстан Республикасы дәүләт экспертизасы алдына куелган бурычлар тулы күләмдә үтәлгән. Безнең коллективның төгәл, оператив һәм җайга салынган эше төзелеш объектларының куркынычсызлыгын һәм ышанычлылыгын, бюджет акчаларыннан нәтиҗәле файдалануны тәэмин итәргә, шулай ук эшчәнлекне оптимальләштерергә һәм онлайн эшне оештыру буенча яңа дәрәҗәгә чыгарга мөмкинлек бирде.

Кадерле дуслар!

Башкарылган эшләрегез өчен рәхмәт сезгә. Бу ел барыбыз өчен дә җиңел булмады. Без бәһасез тәҗрибә тупладык һәм яңа мөмкинлекләр ачтык. Безнең тырыш хезмәтебез һәм җайга салынган эшебез гражданнарыбызның тормыш сыйфатын күтәрүгә һәм иминлегенә ярдәм итте. Киләсе 2021 ел безнең барыбыз өчен дә ышанычлы үсеш, тотрыклылык һәм татулык вакыты булсын. Җыелган тормыш тәҗрибәсе, зирәклелек һәм даими рәвештә камилләшү теләсә кайсы хәлдә дөрес карарлар кабул итәргә ярдәм итсен. Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, оптимизм, күңел күтәренкелеге һәм яхшы кәеф телим! Бәйрәм белән!

Хөрмәт белән, «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ җитәкчесе Мәҗит Хаҗип улы Салихов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International