2021 елның I яртыеллыгына торакның 1 кв. м бәясе нормативлары билгеләнде

2020 елның 22 декабре, сишәмбе

Россиянең төзелеш министрлыгы 2021 елның беренче яртыеллыгына Россия Федерациясе буенча торак урынның гомуми мәйданы буенча бер квадрат метр бәясе нормативын һәм 2021 елның I кварталына Россия Федерациясе субъектлары буенча торак урынның гомуми мәйданы буенча бер квадрат метр уртача базар бәясенең күрсәткечләрен билгеләде.

Документ нигезендә, 2021 елның беренче яртыеллыгына Россия Федерациясе буенча торак урынның гомуми мәйданы буенча бер квадрат метр бәясе нормативы 49 173 сум күләмендә билгеләнә.

2020 елның икенче яртыеллыгында гамәлдә булган күрсәткеч белән чагыштырганда, норматив нибары 1,1% ка артачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International