Казан шәһ. «Салават Күпере» ТК яңа торак йортлар «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУнән бәяләмә алды

2020 елның 24 ноябре, сишәмбе

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Казан шәһ. «Салават Күпере» торак комплексында яңа күпкатлы йортлар төзелешенә карата уңай бәяләмәләр бирде. Проект документлары техник регламентларның таләпләренә, санитар-эпидемиологик таләпләргә, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләргә, проектлаштыру биременә, шулай ук инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә туры килә. Инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре техник регламентларның таләпләренә туры килә. Объектлар төзелешенең смета бәясе дөрес итеп билгеләнгән.

Проектлана торган биналар 11 катлы, бер секцияле, гомуми мәйданы якынча 8 мең кв. м. Торак йортларда 108 фатир каралган, шуларның 1 бүлмәлесе – 54, 2 бүлмәлесе – 45, 3 бүлмәлесе – 9. Фатирларда киләсе бүлмәләр проектлаштырылган: коридорлар, кухнялар, торак бүлмәләр, йокы бүлмәләре, санузеллар, урнаштырылган шкафлар һәм пыялалы балкон.

Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Электрон хезмәтләр буенча видеоаңлатма

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International