«Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең тулай торак бинасы төзелешенә карата «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ бәяләмәсе

2020 елның 20 ноябре, җомга

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ экспертлары Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Габдулла Тукай урамы, 34 нче йорт адресы буенча урнашкан «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең тулай торак бинасы төзелеше» капиталь төзелеш объекты буенча тәкъдим ителгән проект документларының проектлаштыруга карата бирем таләпләренә, техник регламентларның таләпләренә, шул исәптән санитар-эпидемиологик, экологик таләпләргә, янгыннан саклау таләпләренә, шулай ук инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә туры килүе турында нәтиҗәләр ясадылар. Объект буенча проект документларын әзерләү өчен башкарылган инженерлык эзләнүләр техник регламентларның таләпләренә туры килә. Экспертиза нәтиҗәләре буенча уңай бәяләмә бирелде.

Объектның гомуми мәйданы – якынча 2 мең кв. м. Бина 3 катлы. Проект белән «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең иске ике катлы корпусын сүтү (мәдрәсәнең өч катлы бинасы саклана) һәм аның урынында подвал этажлы һәм техник чарлаклы яңа өч катлы тулай торак төзелеше каралган.

Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Электрон хезмәтләр буенча видеоаңлатма

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International