Төзелеш проектын карап үтү нәтиҗәләре буенча «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ экспертлары «Казан шәһ. «Вахитов районының спорт мәктәбе» муниципаль бюджет учреждениесе «Яшь гвардия» спорт-сәламәтләндерү лагере» объектының тәкъдим ителгән проект документлары техник регламентларның таләпләренә, санитар-эпидемиологик таләпләргә, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләргә, проектлаштыру биременә, шулай ук инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә туры килүе турында нәтиҗәләр ясадылар. Объектның проект документларын әзерләү өчен башкарылган инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре техник регламентларның таләпләренә туры килә. Капиталь төзелеш объектының смета бәясе дөрес итеп билгеләнгән. Экспертиза нәтиҗәләре буенча уңай бәяләмә бирелде.
«Яшь гвардия» спорт-сәламәтләндерү лагере 7 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге 280 баланың сезонлы ял һәм тренировкалары өчен билгеләнгән. Балаларны 10 отрядка бүлү каралган. Балалар отрядларында 28 кешедән артык кеше булырга тиеш түгел.
Татарстан Республикасы, Казан шәһ., Горький шоссесы ур., 154а адресы буенча урнашкан. Төзелешнең гомуми мәйданы якынча 8 мең кв. м тәшкил итә.
Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.
«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Электрон хезмәтләр буенча видеоаңлатма