«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ экспертлары тарафыннан Казан шәһ. Совет районының «Җәй» торак комплексында 260 урынга исәпләнгән мәктәпкәчә белем бирү оешмасының капиталь төзелеш объекты буенча уңай бәяләмә бирелде. Проект документларын әзерләгәндә «Лаеш районы, Усад авылында 260 урынга исәпләнгән мәктәпкәчә белем бирү оешмасын төзү» капиталь төзелеш объекты буенча кабат кулланыштагы проект документлары кулланылды.
Карап үтелгән капиталь төзелеш объекты техник регламентларның таләпләренә, санитар-эпидемиологик таләпләргә, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләргә, проектлаштыруга карата техник заказ бирүченең биременә, шулай ук инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә туры килә. Проект документларын әзерләү өчен башкарылган инженерлык эзләнүләр техник регламентларның таләпләренә туры килә. Капиталь төзелеш объектының төзелеш смета бәясе дөрес итеп билгеләнгән.
Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.
«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Электрон хезмәтләр буенча видеоаңлатма