2020 елның 1 октябрендә Өлкән буынга карата мәрхәмәт һәм хөрмәт көне уңаеннан «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ һәм ТР ТКХ иҗтимагый контроль Үзәге Ачык ишекләр көне үткәрә. Аның кысаларында торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча - коммуналь түләүләр, торак законнары, ТКХ өлкәсендә хезмәтләр өчен түләү буенча ташламалар һәм гражданнарның хокукларын яклау буенча бушлай семинар булачак.
Семинар 10:00 сәгатьтә башлана. Семинарда катнашу бушлай, керү ирекле.
Катнашу турында җавабыгызны 2020 елның 30 сентябрендә 17:00 сәгатьтән дә соңга калмыйча хәбәр итүегезне сорыйбыз.
253-75-49, 272-65-60, 272-80-83 телефоннары буенча язылырга мөмкин.
Үткәрү урыны: «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белем бирү үзәге, Казан шәһ., Шуртыгин ур., 22.