Кукмара шәһ. универсаль спорт залы төзелеше буенча бәяләмә

2020 елның 28 сентябре, дүшәмбе

Төзелеш проектын карап үтү нәтиҗәләре буенча «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ экспертлары «Кукмара шәһ. универсаль спорт залын төзү» капиталь төзелеш объекты буенча бирелгән проект документларын проектлаштыруга карата бирем таләпләренә, техник регламентларның таләпләренә, шул исәптән санитар-эпидемиологик, экологик таләпләргә, янгыннан саклау таләпләренә, шулай ук инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә туры килүе турында нәтиҗәләр ясадылар. Инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре техник регламентларның таләпләренә туры килә. Капиталь төзелеш объектының смета бәясе дөрес итеп билгеләнгән. Экспертиза нәтиҗәләре буенча уңай бәяләмә бирелде.

Универсаль спорт залы түбәндәге адрес буенча урнашкан: Татарстан Республикасы, Кукмара муниципаль районы, Кукмара шәһ., Академик Королев ур., 1В. Объектның гомуми мәйданы –  якынча 4 мең кв. м.

Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Электрон хезмәтләр буенча видеоаңлатма

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International