2020 елның 12 сентябрендә чыккан 1417 номерлы РФ Хөкүмәтенең карары белән проект документларына һәм (яки) инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә экспертиза үткәргәндә кулланылырга тиешле таләпләрне үз эченә алган, шулай ук капиталь төзелеш объектларын архитектура-төзелеш яктан проектлаштыру, төзү, реконструкцияләү, эксплуатацияләү һәм сүтү вакытында кулланылырга тиешле таләпләрне үз эченә алган стандартлаштыру буенча документлар реестрын формалаштыру һәм алып бару Кагыйдәләре расланды.
Реестр гомуми керү өчен дәүләт мәгълүмат ресурсы булып тора.
Элегрәк расланган документлар буенча федераль хакимият органнары 3 ай эчендә күчермәләрен яки рәсми бастырып чыгару реквизитлары һәм чыганаклары белән исемлекне тапшырырга тиеш. Аннан соң документлар бастырылып чыкканнан соң тапшырыла.
Реестрга кертелү вакыты - 5 эш көне.