Әлмәт шәһәрендәге органы булган киноконцертлар залы «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУдә экспертиза үтте

2020 елның 25 сентябре, җомга

Әлмәт шәһәрендәге органы булган киноконцерт залы төзелешенең проекты «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ уңай бәяләмәсен алды. Тапшырылган инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре техник регламентларның таләпләренә туры килә. Проект документлары проектлаштыру биременә, техник регламентларның, шул исәптән санитар-эпидемиологик, экологик таләпләргә, янгыннан саклау таләпләренә, шулай ук инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә туры килә.

Яңа мәдәният объекты Әлмәт шәһәрендәге Ленин ур., 98 адресы буенча урнашачак. Бина 5 каттан тора: 3 җир өсте катыннан, цоколь һәм җир асты катларыннан. Гомуми мәйданы - якынча 10 мең кв. м.

Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Электрон хезмәтләр буенча видеоаңлатма

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International