«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Казан шәһ. Сибгат Хәким урамы буенча спортның пляж төрләре Үзәге төзелеше проекты буенча уңай бәяләмә бирде.
«Казан шәһ. пляж спорт төрләре Үзәге төзелеше» объекты буенча проект документларын әзерләү өчен башкарылган инженерлык эзләнүләр техник регламентларның таләпләренә туры килә. Капиталь төзелеш объектының тәкъдим ителгән проект документлары техник регламентларның таләпләренә, санитар-эпидемиологик таләпләргә, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләргә, проектлаштыруга карата техник заказ бирүченең биременә, шулай ук инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә туры килә.
Яңа спорт комплексы пляж спорт төрләре: волейбол, футбол, регби, гандбол белән шөгыльләнү өчен билгеләнгән. Өстәмә рәвештә спорт аренасы пляж теннисы, бадминтон, баскетбол, футбол һәм фрисби өчен файдаланылырга мөмкин. Бина ике каттан тора, аның гомуми мәйданы якынча 5,2 мең кв. м.
Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.
«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Электрон хезмәтләр буенча видеоаңлатма