Казан шәһ. «Салават Күпере» торак комплексында торак йорт төзелеше проекты буенча «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ бәяләмәсе

2020 елның 21 сентябре, дүшәмбе

«Казан шәһ. «Салават Күпере» торак районының 2-2-2 номерлы торак булмаган биналары булган 108 фатирлы торак йорт» карап үтелгән капиталь төзелеш объекты техник регламентларның таләпләренә, шул исәптән санитар-эпидемиологик, экологик таләпләргә, проектлаштыру биременә, шулай ук инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә туры килә. Объект буенча инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре техник регламентларның таләпләренә туры килә. Төзелешнең смета бәясе дөрес итеп билгеләнгән. Экспертиза нәтиҗәләре буенча уңай бәяләмә бирелде.

Гомуми мәйданы якынча 8 мең кв. м. булган 10 катлы бер секцияле күпфатирлы торак йорт төзелеше планлаштырыла. Барлыгы 108 фатир каралган: бер бүлмәлеләр – 54, 2 бүлмәлеләр – 45, 3 бүлмәлеләр – 9.

Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Электрон хезмәтләр буенча видеоаңлатма

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International