«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Түбән Новгород һәм Пермь объектлары дәүләтнеке булмаган экспертизаны үттеләр

2020 елның 17 сентябре, пәнҗешәмбе

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ яңа объектлар төзүгә карата уңай бәяләмәләр бирде: Пермь шәһ. 350 урынга исәпләнгән мәктәпкәчә балалар учреждениесе бинасы, Түбән Новгород шәһ. Россия Федерациясенең үзәк банкы, Казан шәһ. Совет районында урнашкан «Светлая долина» торак районының 2 номерлы торак йорты.

Проект документлары техник регламентларның таләпләренә, санитар-эпидемиологик таләпләргә, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләргә, проектлаштыру биременә, шулай ук инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә туры килә. Инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре техник регламентларның таләпләренә туры килә. Объектлар төзелешенең смета бәясе дөрес итеп билгеләнгән.

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ дәүләтнеке булмаган экспертиза буенча уникаль бонуслы тәкъдиме турында монда белергә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International