2020 елның 14-18 сентябрь көннәрендә «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ «Төзелештә бәя кую һәм смета нормалаштыру» квалификация күтәрү буенча гамәли-ориентлашкан курс оештыра, аны тулысынча дистанцион рәвештә үтәргә мөмкин булачак.
Белем алу төзелештә бәя кую өлкәсендәге аеруча әһәмиятле норматив-хокукый актларга үзгәрешләр кертү һәм актуаль сорауларга җавап бирү максатыннан үткәрелә.
Укуларны «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ төзелештә бәя кую буенча региональ үзәк белгечләре үткәрә.
Укулар тәмамлангач, билгеләнгән үрнәктәге квалификация күтәрү турында таныклык бирелә (72 ак. сәг.).