«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ спорт объектларына карата экспертиза үткәрде

2020 елның 14 августы, җомга

2020 елның июлендә «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Татарстан Республикасы муниципаль районнарында спорт объектларын төзү һәм капиталь ремонтлау буенча проект һәм смета документларын карап үтте. Барлыгы 22 объект каралып үтте, шул исәптән:

  • Казан шәһәренең «Локомотив» стадионында трибуналы административ-көнкүреш комплексы;
  • ТР Актаныш муниципаль районында тау-чаңгы шуу комплексы;
  • ТР Лаеш муниципаль районында һәм ТР Балык Бистәсе муниципаль районында ясалма бозлы ябык шугалаклар;
  • ТР Мамадыш муниципаль районында универсаль спорт залы;
  • ТР Әгерҗе муниципаль районында «Яшьтәш» яшүсмерләр клубы;
  • ТР Түбән Кама муниципаль районында «Ал җилкән» һәм «Луч» яшүсмерләр клублары;
  • ТР Буа муниципаль районында «Яшьлек» спорт мәктәбе;
  • ТР Зәй муниципаль районында «Спарта» сәламәт яшәү рәвеше буенча яшьләр клубы;
  • ТР Сарман муниципаль районында чаңгы ярышлары буенча «Старт» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе;
  • спорт һәм балалар мәйданчыклары.

Объектлар исемлеге (июль 2020)

Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Электрон хезмәтләр буенча видеоаңлатма

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International