4 августтан башлап, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты базасында Татарстан Республикасында индивидуаль торак төзелешен үстерү буенча муниципаль оешмаларның башкарма комитетларының җитәкче составы һәм төзелеш өлкәсендә эшләүче белгечләр өчен «Территорияне комплекслы үзләштерү» дигән кыска сроклы квалификация күтәрү программасы бара.
Проектны оештыручылар:
Бу курсларда лекторлар сыйфатында «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белгечләре дә катнаша:
Николай Иван улы Тарасов - «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ махсус экспертизалар бүлегенең баш эксперты;
Татьяна Геннадий кызы Антонова - «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ төзелештә бәя кую буенча региональ үзәк җитәкчесе;
Александр Александр улы Токарев - «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Яр Чаллы зональ бүлеге эксперты.