«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ юл инфраструктурасы объектлары буенча уңай бәяләмәләр бирде

2020 елның 13 августы, пәнҗешәмбе

2020 елның июль нәтиҗәләре буенча «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә урнашкан 52 юл инфраструктурасы объекты буенча проект һәм смета документларын карап үтте. Объектлар буенча уңай бәяләмәләр бирелде, шул исәптән:

  • Казан шәһәренең Киров районындагы «Серебряный бор» торак комплексы аша Несмелов урамыннан алып «Идел» М-7 федераль әһәмияттәге автомобиль юлына кадәр автомобиль юлы төзелеше;
  • автомобиль юлларын төзекләндерү һәм капиталь ремонтлау;
  • күперләрне реконструкцияләү;
  • юл-урам челтәрен төзекләндерү;
  • светофор объектларын юл хәрәкәте белән идарә итүнең адаптив системасы белән җиһазландыру;
  • җирле әһәмияттәге гомуми файдаланудагы юлларда юл эшләре;
  • автомобиль юлларда ясалма яктырту урнаштыру;
  • автомобиль юлы төзелеше;
  • җәяүлеләр тротуарларын төзү.

Объектлар исемлеге (июль 2020)

Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Электрон хезмәтләр буенча видеоаңлатма

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International