«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Дагыстан Республикасы Дәүләт экспертизасы белән видеоконференция үткәрде

2020 елның 11 августы, сишәмбе

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ экспертиза хезмәте җитәкчесе Тамара Василий кызы Сальникова һәм «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ техник хезмәте җитәкчесе урынбасары Гүзәл Рифат кызы Ногманова Дагыстан Республикасы «Проектларның дәүләт экспертизасы» ДР ДАУ экспертизаның уңай бәяләмәсен алган проект документларының үзгәрешләренә карата эксперт ярдәме күрсәтү сораулары буенча видеоконференция үткәрде.

2020 елның 17 гыйнварыннан «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ яңа хезмәт күрсәтә – «Экспертизаның уңай бәяләмәсен алган проект документларының үзгәрешләренә карата эксперт ярдәме күрсәтү».

Хезмәт күрсәтү элек экспертизаның уңай бәяләмәсен алган проект документларының эксперт оешмаларында кабат карап тикшерү һәм бәяләүгә бәйле процедураларны гадиләштерүгә карата юнәлдерелгән. Бу төзүчегә төзелеш барышында күрсәтелгән үзгәрешләрне гамәлгә ашыру турында оперативрак карар кабул итәргә мөмкинлек бирәчәк. Шул ук вакытта эксперт ярдәме кысаларында төзүче проект документларына кертелә торган үзгәрешләр күләмендә чикләнмәгән.

 

555.png

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International