«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ BIM-технологияләр буенча сораштыру үткәрә

2021 елның 15 феврале, дүшәмбе

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Татарстан Республикасында төзелеш өлкәсендә BIM-технологияләрне кертүгә ярдәм итү Үзәге булып тора.

Сәнәгать һәм гражданлык төзелеше өлкәсендә мәгълүмати модельләштерү технологияләрен кертү буенча дәүләт сәясәтен тормышка ашыру кысаларында «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ «Татарстан Республикасында мәгълүмати модельләштерү технологияләрен куллану» темасына сораштыру үткәрә.

Максатчан аудитория: төзүчеләр, техник заказ бирүчеләр, девелоперлар, генподрядчылар, генпроектлаштыручылар, архитектура бюролары, төзелеш өлкәсендә консалтинг һәм белем бирү хезмәтләре күрсәтүче оешмалар.

Сораштыруда катнашу өчен Сораштыру үтәргә сылтамасы буенча узарга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International