Мәҗит Хаҗип улы Салихов төзүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлый

2020 елның 7 августы, җомга

Хөрмәтле хезмәттәшләр! Кадерле дуслар!

Быел безнең һөнәри бәйрәмебез – Төзүчеләр көне СССР Югары Совет Президиумы Указы тарафыннан билгеләнгән көннән бирле 65 ел тулуны билгеләп үтә. «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе һәм шәхсән үз исемемнән сезне әлеге бәйрәм көне белән чын күңелемнән котлыйм!

Төзелеш тармагында күп нәрсә үзенең таланты, үҗәтлеге, максатчанлыгы һәм  көндәлек хезмәте белән дөнья дәрәҗәсендәге проектларны эшләргә, заманча технологияләрне үзләштерергә, яңа төзелеш материалларын кертергә һәм тармакны үстерергә сәләтле кешеләрдән тора. Һәм мин Татарстан Республикасының төзелеш комплексында нәкъ менә шундый белгечләр эшләвенә чын күңелдән шатмын.

Бүген төгәл, оператив һәм җайга салынган эш төзелештә югары казанышларга ирешергә мөмкинлек бирде. Республикабызда, илебездә бай архитектура мирасы, имин һәм ышанычлы биналар, яшәү өчен уңайлы һәм төзекләндерелгән мохит булсын өчен күп эш башкарылды.

Сезгә ныклы сәламәтлек, үз максатыгызга кыю баруыгызны, һөнәрегездә, димәк, тормышта да чын югары үрләр яулавыгызны телим. Бәйрәм белән, кадерле төзүчеләр!

Хөрмәт белән, «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ җитәкчесе Мәҗит Хаҗип улы Салихов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International