«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Сарман авылының Р.Камалетдинов урамы буенча төзеләчәк яңа ике катлы универсаль спорт залы буенча уңай бәяләмә бирде. Бинаның гомуми мәйданы 1,5 мең кв.м. тирәсе санны тәшкил итә. Укыту-тренировка, физкультура-сәламәтләндерү дәресләре һәм мини-футбол, волейбол һәм баскетбол буенча ярышлар үткәрү өчен билгеләнгән.
Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.
«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Электрон хезмәтләр буенча видеоаңлатма