«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ «Адымнар - белемгә һәм татулыкка юл» полилингваль белем бирү комплексы кысаларында «Казан шәһәренең Яңа Савин районы Бичурин урамы буенча 165 номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль автоном гомуми белем бирү учреждениесе бинасын реконструкцияләү» объекты буенча уңай бәяләмә бирде.
Проект үз эченә башлангыч мәктәп блогын реконструкцияләүне һәм 5-11 сыйныф укучылары өчен яңа өстәмә корпус төзелешен ала. Гомуми сыйдырышлык 1248 укучыны тәшкил итәчәк.
Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.
«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Электрон хезмәтләр буенча видеоаңлатма