Төзелештәге BIM стандартлар эшләп бетереләчәк

2020 елның 16 июле, пәнҗешәмбе

Элегрәк 2020 елның 5 февралендә чыккан боерык белән Росстандарт апелляция буенча 2020 елның 23 гынйварында чыккан 12 номерлы беркетмә Комиссия карары нәтиҗәсендә ГОСТ Р 58439.1-2019 һәм ГОСТ Р 58439.2-2019 гамәлдән чыгарды.

Хәзерге вакытта түбәндәге стандартлар проектлары гавами рәвештә фикер алышуларны үтә:

  • «Төзелеш эшләре турында мәгълүматны оештыру. Мәгълүмати модельләштерү технологияләрен кулланып төзелештә мәгълүмати менеджмент. Өлеш 1. Төшенчәләр һәм принциплар» ГОСТ Р
  • «Төзелеш эшләре турында мәгълүматны оештыру. Мәгълүмати модельләштерү технологияләрен кулланып төзелештә мәгълүмати менеджмент. Өлеш 2. Капиталь төзелеш стадиясе» ГОСТ Р

ГОСТлар ISO 19650-1:2018 һәм ISO 19650-2:2018 стандартлары белән гармонияләштерелгән һәм төзелештә мәгълүмати модельләштерү технологияләрен куллану һәм алдагы норматив-техник документларны эшләү өчен кирәк.

Гавами рәвештә фикер алышулар 2020 елның 27 августына кадәр Росстандарт сайтында дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International