«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ дәүләти булмаган экспертизасы: Казанда һәм Яр Чаллыда яңа объектлар буенча уңай бәяләмәләр

2020 елның 15 июле, чәршәмбе

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Казан шәһәренең «Кояшлы шәһәр» микрорайонында һәм Яр Чаллы шәһәренең 15 микрорайонында яңа күпфатирлы торак йортлар төзелешенә карата уңай бәяләмәләр бирде. Каралган проектлар техник регламентларның таләпләренә, санитар-эпидемиологик таләпләргә, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләргә, проектлаштыру биременә, шулай ук инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә туры килә.

Казан шәһәренең Идел буе районындагы «Кояшлы шәһәр» микрорайонында күпфатирлы 3 секцияле торак йорт:

  • Катлар саны: 17-9-4 кат
  • Гомуми мәйданы: 8 мең кв. м.
  • Фатирлар саны: 108, шул исәптән 54 - бер бүлмәле, 54 - 2 бүлмәле

Яр Чаллы шәһәренең Сөембикә һәм Рәис Беляев проспектлары кисешкән районы буенча 15 микрорайондагы ике яңа йорт:

  • Катлар саны: 25 кат
  • Гомуми мәйданы: 40 мең кв. м.
  • Фатирлар саны: 187дән 192гә кадәр, шул исәптән 48 - 1 бүлмәле, 91дән 96га кадәр - 2 бүлмәле һәм 48 - 3 бүлмәле

Хезмәт күрсәтелүнең индивидуаль шартлары буенча консультацияне «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ техник хезмәт башлыгының урынбасары Гүзәл Рифат кызы Ногманова, +7 (843) 272-56-84 (өст. 230) телефоны, e-mail: Guzel.Nugumanova@tatar.ru почтасы буенча алырга була.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International