«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белем бирү үзәге 2020 елның 21 июлендә «Капиталь төзелеш объектларын проектлаштыру кысаларында җир кишәрлекләрен тапшыру һәм рәсмиләштерү үзенчәлекләре» темасына вебинар үткәрә.
Максатчан аудитория: җир мәсьәләләре һәм шәһәр төзелеше сәясәте буенча җирле үзидарә органнары, юридик бүлек белгечләре, җирдән файдалану һәм төзелеш мәсьәләләре белән шөгыльләнүче белгечләр.
Вебинарда катнашып, Сез законнар базасы буенча мәгълүматны системалаштырасыз, законнардагы соңгы үзгәрешләрне белерсез, стратегия төзергә һәм төзелеш өчен җир алу буенча эшчәнлекне оптимальләштерергә өйрәнерсез, проект документларын әзерләү һәм рәсмиләштерү вакытын кыскартасыз, дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен җирне резервлау һәм алу белән бәйле хәвеф-хәтәрләрне минимальләштерәсез.
Вебинарда катнашу бәясе – 1900 сум (ӨБС салынмый).
(!) Катнашу өчен заявкалар һәм вебинар тематикасы буенча сораулар 2020 елның 17 июленә кадәр info@proff-standart.ru электрон почта аша кабул ителә.