2020 елның III кварталына 1 кв. метр бәясе нормативы билгеләнде

2020 елның 7 июле, сишәмбе

Россиянең төзелеш министрлыгы Россия Федерациясе буенча 2020 елның III кварталына торак урын буенча гомуми мәйданның бер квадрат метр бәясе нормативын 48 634 сум күләмендә раслады.

Шулай ук 2020 елның III кварталына Россия Федерациясе субъектлары буенча торак урынның гомуми мәйданының бер квадрат метр уртача базар бәясе күрсәткечләре расланды, алар федераль башкарма хакимият органнары, Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимият органнары тарафыннан күрсәтелгән социаль түләүләр федераль бюджет акчалары исәбеннән торак урыннарны алу (төзү) өчен бирелә торган барлык категория гражданнары өчен социаль түләүләр күләмнәрен исәпләү өчен кулланылырга тиеш.

«2020 елның икенче яртыеллыгына Россия Федерациясе буенча торак урынның гомуми мәйданының бер квадрат метр бәясе нормативы һәм 2020 елның III кварталына Россия Федерациясе субъектлары буенча торак урынның гомуми мәйданының бер квадрат метр уртача базар бәясе күрсәткечләре турында» 2020 елның 29 июнендә чыккан 351/пр номерлы Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының боерыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International