«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белем бирү үзәге 2020 елның 1 - 3 июль көннәрендә «Күпфатирлы йортлар белән идарә итү нигезләре» программасы буенча квалификация күтәрү курсларын үткәрәчәк.
Максатчан аудитория: идарәче компанияләр, торак милекчеләре ширкәтләре, торак-төзелеш кооперативлары җитәкчеләре һәм белгечләре һ. б.
Белем алу бәясе: бер тыңлаучыга 4 800 сум тәшкил итә (ӨБС салынмый). Укулар тәмамлангач, билгеләнгән үрнәктәге квалификация күтәрү турында таныклык бирелә.
(!) Курслар тематикасы буенча сораулар һәм катнашу өчен заявка 2020 елның 25 июненә кадәр info@proff-standart.ru почтасына кабул ителә.
Заявка бирү бланкын www.proff-standart.ru сайтында алырга мөмкин.
Үткәрү урыны: Казан шәһ., Шуртыгин ур., 22, «ПрофСтандарт» белем бирү үзәге.
Татарстан Республикасы территориясендә эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә, укуларда катнашучылар саны чикләнгән. Белем алу бүлмәләрендә укучыларны дистанцияләү, бүлмәләрне санацияләү һәм эшкәртү чаралары үтәлә.