«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ экспертлары тарафыннан «Казан шәһ. Космонавтлар урамы буенча экологик үзәк» объектының проект документлары каралып үтте. Экспертиза нәтиҗәләре буенча уңай бәяләмә бирелде.
Үзәк балаларга өстәмә белем бирү өчен билгеләнгән. Сыйдырышлыгы – 332 укучы. Территориядә ял итү зонасы, белем алу-тәҗрибә зонасы, уен мәйданчыклары, азык саклау өчен кладовойлар, кош-корт һәм ат абзарлары, кошлар һәм хайваннар өчен вольерлар белән хуҗалык блогы, теплицалар һәм дендрарийлар урнашачак.
Экологик үзәк бинасы – 3 катлы, бинаның гомуми мәйданы 5,7 мең кв. м тирәсе. Экология үзәге Космонавтлар ур., 57 адресы буенча урнашкан торак микрорайонның квартал эчендәге территориясендә, атмосфера һавасының тавыш һәм пычрану дәрәҗәләрен санитар кагыйдәләр һәм нормативлар таләпләренә туры китерүне тәэмин итүче шәһәр урамнары ераклыгында төзеләчәк.
Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.
«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.