Марат Шакирҗан улы Хөснуллин: хәзер BIM-технологияләр белән шөгыльләнергә менә дигән вакыт

2020 елның 10 апреле, җомга

«Төп төбәкләрдә төзелештәге кайбер хезмәтләр ел ахырына кадәр электрон рәвешкә күчереләчәк», - дип фараз бирде Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Шакирҗан улы Хөснуллин. Шулай ук ул хәбәр иткәнчә, коронавирус таралуга бәйле эпидемиологик вәзгыять яхшырганнан соң, төзелештә идарә итү системасын үзгәртергә кирәк. Россиянең төзелеш үсешендә зур запас BIM-технологияләр куллану өлкәсендә ята, һәм хәзер моның белән шөгыльләнергә менә дигән вакыт дип билгеләп үтте ул. Моннан тыш, техник җайга салу, төзелештә нормативларны үзгәртү һәм административ киртәләрне бетерү буенча актив эшне дәвам итәргә кирәк.

Ул шулай ук Дәүләт экспертизасына заказ бирүчеләрнең дәрәҗәсен күтәрергә һәм барлык катлаулы мәсьәләләрне бергәләп хәл итәргә йөкләмә бирде. Төзелеш министрлыгына һәм Элемтә министрлыгына төзелештә хезмәт күрсәтелүне электрон рәвешкә күчерү өстендә актив эшләргә кирәк.

РИА Новости материаллары буенча

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белем бирү үзәгендә заказ бирүчеләргә һәм проектлаучыларга онлайн белем бирү:

13-15 май
BIM-проектлар, төзелеш процесслары һәм технологияләре белән идарә итү: проектлаудан алып экспертиза үткәрүгә кадәр


3-5 июнь
Техник заказ бирүче: норматив-хокукый җайга салу, эшне оештыру, BIM мәгълүмати модельләштерү технологияләре


17 июнь
Экспертизага проект документларын тапшыруга яңа таләпләр. Төзелештә мәгълүмати модельләштерү. Тормыш циклының төрле стадияләрендә объектларның мәгълүмати моделен формалаштыру кагыйдәләре

Белем алуга язылу: + 7 (960) 043-43-44, info@proff-standart.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International