«Күп функцияле биналар. Янгыннан саклау таләпләре» кагыйдәләр җыелмасы расланды

2020 елның 18 марты, чәршәмбе

2020 елның 1 июленнән 2020 елның 15 гыйнварында чыккан 14 номерлы РФ гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының боерыгы гамәлгә керә, андагы кагыйдәләр җыелмасы биеклеге 50дән дә артмаган күп функцияле биналарны проектлаганда, реконструкцияләгәндә, капиталь ремонтлаганда, функциональ билгеләнешен үзгәрткәндә, эксплуатацияләгәндә, шулай ук техник яктан яңадан коралландырганда янгыннан саклау таләпләрен билгели.

«Күп функцияле биналар. Янгыннан саклау таләпләре» кагыйдәләр җыелмасы түбәндәге әйберләрне билгели:

  • күпфункцияле биналарны урнаштыруга карата таләпләр;
  • күләмле-планлаштыру һәм конструктив карарларга карата таләпләр;
  • атриумнарга карата таләпләр;
  • эвакуацион юллар һәм эвакуацион чыгу юлларына карата таләпләр;
  • янгыннан саклау системаларына һәм электр җиһазларына карата таләпләр.

Элегрәк, төзелеш өлкәсендә норматив техник һәм фәнни базаны үстерү буенча чаралар комплексын тормышка ашыру кысаларында һәм биналарда һәм корылмаларда кешеләрнең куркынычсызлык дәрәҗәсен күтәрү максатыннан «Биналарның һәм корылмаларның иминлеге турында техник регламент» 2009 елның 30 декабрендә чыккан 384-ФЗ номерлы Федераль закон таләпләренә туры китереп, Россиянең төзелеш министрлыгы Россиянең гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министрлыгы белән берлектә «Биек биналар һәм комплекслар. Янгыннан саклау таләпләре» Кагыйдәләр җыелмасын эшләгән иде, ул биеклеге 75 метрдан артык булган биналар өчен таләпләрне билгели.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International