Казанда кадрлар эше буенча квалификация күтәрү курслары

2020 елның 16 марты, дүшәмбе

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенең белем бирү үзәге 2020 елның 26-27 март көннәрендә «2020 елда кадрлар эше һәм хезмәт законнарындагы яңалыклар» дип аталган квалификация күтәрү курсларын үткәрә.

Курс «Персонал белән идарә итү буенча белгеч» һөнәри стандарт таләпләрен исәпкә алып әзерләнгән (2015 елның 6 октябрендә чыккан 691н номерлы Россия Федерациясе хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының боерыгы белән расланган).

Лектор булып «Казан милли тикшеренү технология университеты» югары белем бирү буенча федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесенең Инновацияләр белән идарә итү институтының «Социаль эш, педагогика һәм психология» кафедрасы доценты, хезмәт хокукы һәм кадрлар эше буенча консультанты Татьяна Сергей кызы Абранина чыгыш ясый.

Бер тыңлаучы өчен катнашу бәясе:

  • семинарда катнашу турында сертификат бирү (8 ак.с.), кызыксындырган сораулар буенча теләсә кайсы көндә белем алу мөмкинлеге белән – 3000 сум (ӨБС салынмый);
  • квалификация күтәрү турында таныклык бирү (16 ак.с.), тулы белем алу курсы мөмкинлеге белән – 5 800 сум (ӨБС салынмый).

Үткәрү урыны: «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белем бирү үзәге, Казан шәһ., Шуртыгин ур., 22 нче йорт, ауд. 106.

Өстәмә мәгълүмат: + 7 (843) 253-75-49, 272-65-60,8-96-00-43-43-44, info@proff-standart.ru.

Белем алу программасы

Заявка бирү бланкы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International