Бүген, 2020 елның 12 мартында, мәгълүмати модельләштерү технологияләрен кертү мәсьәләләре буенча төзелеш тармагын модернизацияләү һәм аның сыйфатын арттыру максатыннан, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ «Төзелеш объектларын мәгълүмати яктан модельләштерү. Татарстан Республикасында төзелештә мәгълүмати модельләштерү технологияләрен кертү этаплары» темасына семинар-киңәшмә оештырды һәм үткәрде.
Семинарда түбәндәге мөһим темалар каралып үтте:
Чарада Татарстан Республикасы төрле муниципаль берәмлекләренең проект институтларыннан, төзелеш оешмаларыннан, башкарма комитетларыннан һәм башка регионнардан 65тән артык белгеч катнашты.
Семинар программасы бик эчтәлекле һәм файдалы булды. Семинар ахырында семинар лекторлары белән бергә түгәрәк өстәл үткәрелде, анда проблемалы сораулар каралып үтте һәм төзелеш өлкәсендә мәгълүмати модельләштерү технологияләрен кертү буенча күпсанлы актуаль сорауларга җентекле җаваплар алынды.