Хөрмәтле мөрәҗәгать итүчеләр!
2020 елның 10 мартыннан «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ порталында бөтенләй яңа Шәхси кабинет кертелүе турында хәбәр итәбез. Ул искесе белән чагыштырганда түбәндәге өстенлекләргә ия:
Яңа Шәхси кабинетта эшләү буенча Инструкция монда.
_______________________
Шулай ук исегезгә төшерәбез, атна саен пәнҗешәмбе көннәрендә «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Шәхси кабинетның яңа интерфейсын һәм проект документларын йөкләү үзенчәлекләрен аңлату буенча консультация семинарлары үткәрә.
Семинарларда катнашу бушлай. Заявкаларны info@proff-standart.ru электрон почтасы аша яки +7 (843) 253-75-49 телефоны буенча бирергә мөмкин.
Укуларны үткәрү урыны: «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белем бирү үзәге («ПрофСтандарт»), Казан шәһ., Шуртыгин ур., 22 нче йорт, ауд. 106.
Һәр чараның озынлыгы: сәгать 10нан 12 сәгатькә кадәр.
Өстәмә мәгълүмат: +7-960-043-43-44, + 7 (843) 253-75-49, 272-65-60.