Ришат Зыятдин улы Бәдртдинов: «Элемтә челтәре» бүлегенең проект документларына экспертиза үткәрү үзенчәлекләре

2020 елның 10 марты, сишәмбе

Базар инфраструктурасының мөһим элементларының берсе – элемтә. Элемтә – матди җитештерү тармакларының берсе, аның функцияләре кулланучыларга төрле мәгълүматны (хәбәрләрне) тапшыру буенча хезмәтләр күрсәтелүдә, шулай ук хәбәрләрне тапшыру өчен техник чаралар күрсәтүдә тора. Транспорт һәм электр энергетикасы белән беррәттән элемтә илнең инфраструктура комплексы буенча төп өлешләреннән берсе булып тора.

«Элемтә челтәре» бүлеге проект документларының техник регламентларның таләпләренә туры килү-килмәү буенча экспертиза үткәргәндә төп документлар булып түбәндәгеләр тора:

►2004 елның 29 декабрендә чыккан 190-ФЗ номерлы Россия Федерациясенең Шәһәр төзелеше кодексы;
►«Элемтә турында» 2003 елның 7 июлендә чыккан 126-ФЗ номерлы Федераль закон;
►«Янгыннан саклау таләпләре турында Техник регламент» 2008 елның 22 июлендә чыккан 123-ФЗ номерлы Федераль закон;
►«Биналарның һәм корылмаларның иминлеге турында Техник регламент» 2009 елның 30 декабрендә чыккан 384-ФЗ номерлы Федераль закон;
►«Биналарның һәм корылмаларның электр элемтәсе системалары. Проектлаштыруның төп нигезләмәләре» Кагыйдәләр җыелмасы. 134.13330.2012 КҖ;
►«Биналарның һәм корылмаларның террорчылыкка каршы саклануын тәэмин итү. Гомуми проектлаштыру таләпләре» Кагыйдәләр җыелмасы. 132.13330.2011 КҖ;
►«Янгынга каршы саклау системасы. Автоматик янгын сигнализациясен һәм янгын сүндерү җайланмаларын уранштыру. Проектлаштыру нормалары һәм кагыйдәләре» Кагыйдәләр җыелмасы. 5.13130.2009 КҖ;
►«Янгынга каршы саклау системасы. Янгын вакытында кешеләргә хәбәр итү һәм эвакуацияләү белән идарә итү системасы. Янгыннан саклау таләпләре» һ. б. Кагыйдәләр җыелмасы. 3.13130.2009 КҖ.

«Татарстан Республикасының экспертиза буенча вестнигы» журналы, № 04/2019 (11), 59 бит

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International