«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ ТКХ тарифларын формалаштыру һәм концессион килешүне үтәү буенча семинар оештыра

2020 елның 26 феврале, чәршәмбе

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе 2020 елның 4 - 5 март көннәрендә «Җылылык, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу, каты көнкүреш калдыклары белән эш итү тарифларын формалаштыру вакытында килеп чыккан бәхәсләр. Концессион килешүне төзү һәм үтәү» темасына семинар үткәрә.

Семинарны үткәрү максаты – 2020 елда норматив-хокукый җайга салудагы үзгәрешләрне исәпкә алып, җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу тарифларын җайга салуның актуаль мәсьәләләрен карап үтү.

Ике көнлек катнашуның бәясе – 6 800 сум, бер көнлек катнашуның бәясе – 3 900 сум. Белем алу бәясенә мәгълүмати-методик материал комплекты, сәламләү кофе-брейкы һәм төшке аш керә.

Укулар тәмамлангач, семинарда катнашучы сертификаты бирелә.

(!) Заявкалар 2020 елның 28 февраленә кадәр кабул ителә. Семинарны үткәрү урыны турында өстәмә рәвештә хәбәр ителәчәк.

Өстәмә мәгълүмат: www.proff-standart.ru, +7- 960-043-43-44, 272-65-60, 253-75-49.

Семинар программасы

Заявка бирү бланкы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International