«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе 2020 елның 4 мартында «Проектлаштыру объектларын инженерлык яктан тәэмин итү буенча актуаль мәсьәләләр» дигән семинар оештыра.
Семинарның лекторлары булып «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белгечләре чыга.
Белем алу бәясе: бер тыңлаучыга 3 900 сум тәшкил итә (ӨБС салынмый). Бу бәягә төшке аш, өләшү мәгълүмати-методик материалы комплекты керә.
(!) Семинар тематикасы буенча сораулар һәм катнашу өчен заявкалар 2020 елның 28 февраленә кадәр info@proff-standart.ru почтасына кабул ителә.
Өстәмә мәгълүмат: + 7 (843) 253-75-49, 272-65-60,8-96-00-43-43-44, info@proff-standart.ru.