Мәҗит Хаҗип улы Салихов Ватанны саклаучылар көне белән котлый!

2020 елның 21 феврале, җомга

Хөрмәтле хезмәттәшләр – ир-атлар, илебез сакчылары!

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ коллективы һәм шәхсән үз исемемнән Сезне искиткеч бәйрәм – Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм!

Ватан төшенчәсенә күп нәрсә керә: йорт, гаилә, йөрәккә кадерле кешеләр һәм эш – һичшиксез, туган һәм яшәгән илгә, җиргә кирәкле һәм файдалы. Боларның барысын да саклау һәм яклау – ир-ат бурычы.

Безнең тормышыбызда иң мөһим нәрсә – тынычлык һәм тотрыклылык, шуңа күрә Ватанны саклаучылар көне очраклы гына бай һәм данлыклы тарихка ия түгел. Бу бәйрәм ничек кенә аталмасын, ул һәрвакыт батырлык, фидакарьлек, абруй һәм намуслык символы булып тора. Ватанны саклаучылар көне – ул барлык ир-атлар бәйрәме.

Сезгә чын күңелдән иҗади уңышлар, бәхет, иминлек һәм иң изге теләкләр телим! Сезнең юлда очраган авырлыклар һәрвакыт җиңел булсын. Ныклы сәламәтлек, күңел җылысы һәм бәйрәм кәефе телим Сезгә!

Хөрмәт белән, «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ җитәкчесе Мәҗит Хаҗип улы Салихов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International