Россиянең төзелеш министрлыгы хәбәр иткәнчә, «Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актлары һәм кайбер актларының аерым нигезләмәләре үз көчләрен югалтуын тану турында» 2009 елның 31 декабрендә чыккан 1948 номерлы РФ Хөкүмәтенең Карары белән 2007 елның 5 мартында чыккан 145 номерлы РФ Хөкүмәтенең Карары белән расланган проект документларына һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә дәүләт экспертизасын оештыру һәм үткәрү турындагы Нигезләмәдә (алга таба – Нигезләмә) билгеләнгән үзгәрешләр дәүләт экспертизасын үткәрү өчен түләү күләмен билгеләү формулаларына кертелмәгән.
Капиталь төзелеш торак объектларының проект документларына дәүләт экспертизасын үткәрү өчен түләү күләме Нигезләмәнең 53 һәм 54 пунктлары нигезендә билгеләнә һәм капиталь төзелеш объектын капиталь ремонтлаганда проект документларын билгеләүне исәпкә алучы, 0,5 тигез булучы коэффициентны куллануны күздә тота. Шулай ук исәп-хисап ясаганда, 2001 елның 1 гыйнвары белән чагыштырганда, инфляция процессларын чагылдыручы коэффициент һәм проект документларының катлаулылыгы коэффициенты кулланыла.