2020 елның гыйнварында «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ тарафыннан 80 паркның һәм скверның, ял итү зоналарының, уен мәйданчыкларының смета бәясен дөрес итеп билгеләнүенә тикшерү үткәрелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының Апас, Буа, Кама Тамагы, Кукмара, Мамадыш, Минзәлә, Түбән Кама, Саба, Чирмешән муниципаль берәмлекләрендә тиешле эшләргә карата уңай бәяләмәләр бирелде.
Бирелгән бәяләмәләр реестры (2020 елның гыйнвар ае)
Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.
«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Электрон хезмәтләр буенча видеоаңлатма