Шәһәр төзелеше эшчәнлегендә контрактның башлангыч максималь бәясен билгеләү тәртибе билгеләнде

2020 елның 7 феврале, җомга

2019 елның 23 декабрендә чыккан 841/пр номерлы РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының боерыгы нигезендә, бердәнбер тәэмин итүче (подрядчы, башкаручы) тарафыннан төзелә торган контрактның башлангыч (максималь) бәясен, контрактның бәясен, шәһәр төзелеше эшчәнлеге өлкәсендә сатып алуларны башкарганда товар, эш, хезмәт күрсәтелүнең башлангыч бәясен билгеләү Тәртибе (территориаль планлаштырудан тыш), шулай ук капиталь төзелеш объектларының төзелеше, үзгәртеп корылуы буенча предметы булган контракт сметасын төзү Методикасы расланды.

Тәртип нигезләмәләре әлеге боерык гамәлгә кергән көнгә кадәр үткәрелә торган сатып алуларга карата кулланылмый дип билгеләнгән.

Методиканың нигезләмәләре яклар килешүе буенча дәүләт һәм муниципаль контрактларга карата кулланыла ала, аларның башлангыч (максималь) бәясе дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарларны, эшләрне, хезмәт күрсәтелүләрне сатып алулар өлкәсендә контракт системасы турындагы Россия Федерациясе законнары нигезендә, шәһәр төзелеше эшчәнлеге хакында Россия Федерациясе законнары нигезендә эшләнгән һәм, әлеге боерык гамәлгә кергән көнгә кадәр, төзелгән смета документлары нигезендә формалаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International