Россиянең төзелеш министрлыгы капиталь төзелеш объектларының проект документларына экспертиза бәяләмәләренең бердәм дәүләт реестрын (ББДР) алып бару һәм андагы белешмәләрне һәм документларны тапшыру Тәртибенә карата үзгәрешләр кертте. Хәзер реестрдан белешмәләр шулай ук торак төзелешнең бердәм мәгълүмат системасына кертелү өчен «ДОМ.РФ» АҖ тарафыннан да бирелә.
Әлеге боерык гамәлгә 2020 елның 4 февраленнән керде.