Татарстанда инде җиде ел шәһәр төзелеше эшчәнлеге өлкәсендә бәя кую һәм смета нормалаштыру тармагындагы һөнәр буенча иң яхшы белгеч исеменә конкурс үткәрелә. Аның инициаторлары булып ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы һәм ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе («ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ) чыга.
Чагыштырмача кыска вакыт эчендә әлеге чара актуальлеген һәм ихтыяҗын раслады – «ТР иң яхшы сметчигы» конкурсы 2019 елгы «Россиянең иң яхшы 100 товары» конкурсының республикакүләм һәм бөтенроссиякүләм этапларында «Халык өчен хезмәтләр» номинациясендә лауреат булып чыкты.
Бу хакта тулырак мәгълүматны «Республика. XXI гасыр» мәгълүмати-аналитик журналында укыгыз, 2020 елның гыйнвар-февраль айлары, 7 нче бит.