Татарстанда беренче тапкыр республиканың иң яхшы сметчигы исеменә конкурс 2014 елда үтте. Конкурсның оештыручысы булып «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ чыга.
Конкурс шунда ук уникаль булды. Бу – эштән аерылмыйча гына квалификация күтәрүне, үз күнекмәләреңне күрсәтү һәм белемнәреңне һәм осталыкларыңны объектив бәяләү мөмкинлеген алу өчен шәп мөмкинлек. Конкурста катнашу үз эшенең осталары белән аралашу, яңалыкларны белү, һөнәри осталык үсешен алу, шулай ук конкурс атмосферасын һәм көндәшлек рухын тою мөмкинлеген бирә.
Барлыгы 6 ел эчендә конкурста 184 тән артык белгеч катнашты. Шуларның алтысы алтын значокларга һәм «Татарстан Республикасының иң яхшы сметчигы» статусына ия булды. Унике катнашучы – 2 һәм 3 дәрәҗәдәге лауреатлар. Икесе «Төзелешнең смета бәясен исәпләү» юнәлеше буенча иң яхшы белгеч» һәм «Шәһәр төзелеше эшчәнлеге өлкәсендәге бәя кую һәм смета нормалаштыру тармагында иң яхшы яшь белгеч (25 яшькә кадәр)» номинацияләрендә Бөтенроссиякүләм конкурсында җиңүче булдылар.
Ә Сез киләсе иң яхшы сметчик була аласызмы?
_______________
Катнашу өчен заявкалар 2020 елның 1 мартына кадәр кабул ителә. Конкурска йомгак ясаганда заявканы бирү вакыты исәпкә алыначак.
Конкурс өч этапта үткәрелә:
Теркәлү взносы: 1 катнашучы өчен 5000 сум (ӨБС салынмый).
Конкурс турында тулырак мәгълүмат: + 7 (843) 253-75-49, 8-960-043-43-44, info@proff-standart.ru, gosekspertiza-rt.ru, www.proff-standart.ru сайтларында.