«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белем бирү үзәге 2020 елның 30-31 гыйнвар көннәрендә «Төзелештә авторлык күзәтчелеге» квалификация күтәрү курсларын оештыра.
Төзелештә авторлык күзәтчелегенең максаты – проект, эш һәм смета документлары таләпләреннән нигезсез чигенүләрне бетерү.
Максатчан аудитория: төзелеш контролен, авторлык күзәтчелеген, дәүләт төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашыручы төзелеш һәм проект оешмалары, төзүче һәм техник заказ бирүче хезмәтләре җитәкчеләре һәм белгечләре, шулай ук барлык кызыксынган затлар.
Төп лектор: Әлфия Зөфәр кызы Нургалеева – Казан шәһ. һәм Әлмәт шәһ. төзелеш контроле һәм күзәтчелеге өлкәсендә зур эш тәҗрибәсе туплаган белгеч-практик, Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе.
Ике көнлек белем алу бәясе: бер тыңлаучыга 6 800 сум тәшкил итә (ӨБС салынмый). Бу бәягә сәламләү кофе-брейкы, тарату материалы комплекты керә.
Укулар тәмамланнан соң, билгеләнгән үрнәктәге квалификация күтәрү турында таныклык бирелә.
Өстәмә мәгълүмат: +7 (843) 272-65-60, 253-75-49, info@proff-standart.ru.