Мәҗит Хаҗип улы Салихов: «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ 2020 елда дөреслеккә тикшерү үткәрүгә карата үзгәрешләр

2020 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе

Хөрмәтле мөрәҗәгать итүчеләр!

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ 2020 елның 17 гыйнварыннан 2019 елның 31 декабрендә чыккан 1948 номерлы РФ Хөкүмәтенең Карары гамәлгә кергән вакыттан бирле смета бәясен тикшерү өлешендәге дәүләт экспертизасын үткәрү процедурасында сизелерлек үзгәрешләр каралып үтүе турында хәбәр итә.

2009 елның 18 маенда чыккан 427 номерлы РФ Хөкүмәтенең Карары гамәлдән чыккан дип танылды. 2007 елның 5 мартында чыккан 145 номерлы РФ Хөкүмәте Карарына үзгәрешләр кертелде. Аның нигезендә хәзер проект документларына дәүләт экспертизасының предметы булып РФ Шәһәр төзелеше кодексының 8.3 маддәсендәге 2 өлешендә билгеләнгән очракларда смета бәясен дөрес итеп билгеләүне тикшерү дә керә. Хәзер, төзелешнең смета бәясен дөрес итеп билгеләү турында бәяләмә урынына, мөрәҗәгать итүчеләргә смета бәясен дөрес итеп билгеләүне тикшерү күләмендә үткәрелгән проект документларына дәүләт экспертизасы бәяләмәсе бирелә. Мөрәҗәгать итүчегә җибәрелгәнчегә кадәр бәяләмә экспертиза Бәяләмәләренең бердәм дәүләт реестрына кертелә.

Тулырак мәгълүмат – смета бәясен билгеләү өлешендә дәүләт экспертизасын үткәрү өчен гаризага карата документлар исемлеге, капиталь төзелеш объектларының смета бәясен дөрес итеп билгеләүне тикшерү өчен түләү күләмен билгеләү тәртибе «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ www.gosekspertiza-rt.ru рәсми сайтында урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International