2020 елда капиталь төзелеш объектларының проект документларына дәүләт экспертизасын үткәрүдәге үзгәрешләр

2020 елның 10 гыйнвары, җомга

РФ Хөкүмәте тарафыннан проект документларына дәүләт экспертизасын үткәрүнең, шул исәптән төзелеш буенча смета бәясен дөрес итеп билгеләүне тикшерүнең яңа тәртибе билгеләнде. «Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларының һәм кайбер нигезләмәләренең гамәлдән чыгуларын тану турында» 2019 елның 31 декабрендә чыккан 1948 номерлы РФ Хөкүмәте Карары гамәлгә кергәннән соң, 2020 елда, устав капиталларында дәүләт өлеше 50% артык санны тәшкил итүче РФ, төбәкләр, муниципаль берәмлекләр тарафыннан төзелгән дәүләт бюджетын, юридик затлар акчаларын җәлеп итеп финанслана торган капиталь төзелешнең аерым объектлары төзелеше буенча смета бәясен дөрес итеп билгеләүне тикшерү проект документларының һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренең дәүләт экспертизасы предметына кертелгән.

Әлеге Карар гамәлгә кергәнче әзерләнгән дөреслек турында бәяләмә дөреслекне тикшерү күләмендә башкарылган проект документларына дәүләт экспертизасының уңай бәяләмәсенә тиңләштерелә.

Карар гамәлгә 2020 елның 17 гыйнварыннан керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International