Казан Ратушасында «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре - 2019» конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасы үтте.
«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ әлеге конкурста берничә тапкыр катнашты һәм Учреждение хезмәт күрсәтелүләр буенча иң яхшы булуын раслады. «Татарстан Республикасының иң яхшы сметчигы» һөнәри осталык конкурсының республика этабында да, һәм 2019 елда «Россиянең иң яхшы 100 товары» конкурсының бөтенроссия этабында да «Халык өчен хезмәтләр» номинациясендә Лауреат булып чыкты.
Конкурс лауреатларына дипломнарны ТР Премьер-министрының Беренче урынбасары Рөстәм Камил улы Нигъмәтуллин, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Әнвәр улы Кәримов, ТР мәдәният министрлыгы, ТР сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре һәм башка рәсми затлар тапшырды.
Бәйге Татарстан Республикасында «Россиянең иң яхшы 100 товары» программасы кысаларында инде беренче ел гына үткәрелми. Конкурста катнашу үз товарыңны яки хезмәт күрсәтүне генә түгел, ә аларны иң яхшы дип таныту өчен уникаль мөмкинлек бирә. 2019 елда конкурста Татарстанның 230 предприятиесеннән һәм оешмасыннан 453 товарлар һәм хезмәт күрсәтелүләр исемлеге катнашты. Шуларның 135е – лауреатлар, 138е – I дәрәҗә дипломантлары, 162се – II дәрәҗә дипломантлары.
Тема буенча мәкаләләр:
http://gosekspertiza-rt.ru/press/news/?nid=3459&clear_cache=Y#3459
http://gosekspertiza-rt.ru/press/news/?nid=6922&clear_cache=Y#6922