Хөрмәтле коллегалар һәм партнерлар!
«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе һәм шәхсән үз исемемнән сезне якынлашып килүче Яңа 2020 ел белән котлыйм!
Һәрберебез өчен Яңа ел – өметләр һәм хыяллар вакыты, яңа офыклар ачарга һәм яңа көч табарга вакыт. Без, үтеп баручы елга йомгак ясап, анда ирешелгән максатларны, тормышка ашырылган идеяләрне, планнарны һәм ниятләрне искә төшереп, бәйрәмне аеруча дулкынланып көтеп алабыз.
Татарстан Республикасының дәүләт экспертизасы төзелеш тармагы буенча оештыру структурасының состав өлеше булып тора һәм дәүләт бурычларын тормышка ашыруда актив катнаша. Безнең төп бурыч – проектлаштыру стадиясендә биналарның һәм корылмаларның ышанычлылыгын, иминлеген тәэмин итү һәм капиталь кертемнәрне нәтиҗәле файдалану. Үтеп баручы елда башкарылган эш нәтиҗәләре буенча без экспертиза процедурасын оптимальләштерү һәм мөрәҗәгать итүчеләр белән нәтиҗәле эшләү проект-смета документлары сыйфатында уңай чагылыш табуын, экспертизаны үткәрү вакытларының кыскаруын һәм республика һәм ил җитәкчелеге тарафыннан куелган планнарны һәм бурычларны үтәүдә чагылыш табуын күрәбез.
Безнең Учреждение һәм шәхсән үз исемемнән барыгызны да якынлашып килүче бәйрәмнәр – Яңа 2020 ел һәм Раштуа белән котлыйм! Барыбызга да ныклы сәламәтлек, иминлек, һөнәри эшчәнлегебездә уңышлар телим! Елдан-ел шәһәрләребезнең һәм авылларыбызның инфраструктурасы тагын да уңайлырак һәм заманча, ә гражданнар тормышы иминрәк һәм уңайлырак булсын. Бәйрәм белән!
Хөрмәт белән, «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ җитәкчесе Мәҗит Хаҗип улы Салихов