Россиянең төзелеш министрлыгы 2019 елда уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру буенча программаны гамәлгә ашыруга йомгак ясады

2019 елның 25 декабре, чәршәмбе

Россиянең төзелеш министрлыгы 2019 елда уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру буенча программаны гамәлгә ашыруга йомгак ясады, аның максаты – Россия Федерациясе субъектларында заманча уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру буенча беренчел чаралар комплексын гамәлгә ашыру юлы белән Россия Федерациясенең бөтен территориясендә шәһәр мохитенең сыйфатын һәм уңайлылыгын системалы рәвештә күтәрү өчен шартлар тудыру. Исегезгә төшерәбез, программа 5 елга исәпләнгән. 2024 елга аның төп күрсәткечләренә ирешү планлаштырыла.

2019 елда бөтен программаны финанслау якынча 64,7 млрд сум тәшкил итте, шул исәптән 46,3 млрд сум федераль бюджеттан. Әлеге акчаларга 5 500 якын җәмәгать киңлеге һәм 8 600 ишегалды территориясе төзекләндерелгән.

2019 елда Казанда уңайлы шәһәр мохитен формалаштыруга 1,5 млрд сум юнәлдерелгән, шуларның 500 млн сумы – федераль һәм 1 млрд сумы – республика бюджетыннан. Бу акчага җиде объект төзекләндерелгән, шул исәптән Түбән Кабан күле яр буе. Проект Grand Award for Urban Design номинациясенең планлаштыру өлкәсендә халыкара бүләккә ия булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International