2020 елның 27-29 гыйнварында прораблар өчен укулар

2019 елның 24 декабре, сишәмбе

«Төзелеш җитештерүен оештыручы» һөнәри стандартын раслау турында» 2014 елның 21 ноябрендә чыккан 930н номерлы Россия хезмәт министрлыгының боерыгы нигезендә (Россия Юстиция министрлыгында 2014 елның 19 декабрендә 35272 номерлы итеп теркәлгән) прораб вазыйфасын башкаручы белгеч 5 ел саен квалификация күтәрү курсларын үтәргә тиеш.

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе 2020 елның 27-29 гыйнварында төзелеш җитештерүне оештыручы өчен квалификация күтәрү курсларын оештыра.

Курс түбәндәге вазифаларның белгечләренә билгеләнгән: төзелеш башлыгы, корылыш башлыгы, участок башлыгы (төзелеш буенча), проект җитәкчесе, эшләр башкаручы, прораб, мастер, төзелеш участогы мастеры, төзелеш-монтаж участогы мастеры, махсус участок мастеры.

Белем алу бәясе: бер тыңлаучыга 9 800 сум тәшкил итә (ӨБС салынмый). Оешмадан 2 дән артык кеше катнашканда 10% ташлама бирелә.

Бәягә керә: кофе-брейк, өләшү материалы комплекты. Укулар тәмамланганнан соң тиешле үрнәктәге квалификация күтәрү турында таныклык бирелә.

Укуларны үткәрү урыны: «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белем бирү үзәге («ПрофСтандарт»), Казан шәһ., Шуртыгин ур., 22 нче йорт.

Курслар һәм ташламалар турында өстәмә мәгълүмат: (843) 272-65-60, 253-75-49, info@proff-standart.ru.

Заявка бирү бланкы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International